Логотип
Хәбәрләр

Ләйлә Дәүләтова: «Шәп егет үсә»

Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында балык тоткан бер егетне урнаштырды. Кем дисәгез, ул аның энекәше икән. Аңы 14 яшь тулган.

Танылган алып баручы Ләйлә Дәүләтова үзенең инстаграмында балык тоткан бер егетне урнаштырды. Кем дисәгез, ул аның энекәше икән. Аңы 14 яшь тулган.

Ләйлә энесен бик мактап, яшь булуына карамастан, кызларга кияү эләктереп калырга куша.

«Бик тырыш, акыллы, шаян телле, фокуслар күрсәтүче, намаз укучы, әле бу көннәрдә бик тырышып азан әйтергә өйрәнүче Риназны ихластан котлыйм. Һәрвакытта да әти-әнисен, абыйларын хөрмәтләп, аларның горурлыгы булып, бәхетле матур киләчәктә яшәвен теләп калам. Бу дисбене үзе ясап, Дәү Әнисенә (ягъни минем Әнкәйгә) бүләк иткән. Әти-әнисе уразада ашаган җимеш төшләрен җыеп барып, юып, киптереп... Кызлар, Риназга язылып, эләктереп калыгыз. Шәп егет үсә», дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк