Логотип
Хәбәрләр

ЛЮЦИЯ-ЭМОЦИЯ

Тагын бер бала тапмадым – иң зур үкенечем шул. Безнең яшьлек 90 елларга туры килде, билгесезлек чоры, болганчык вакытлар, бәлки шуңа бер бала белән калганбыздыр...

Ул инде 35 ел татарның төп театры булган Камал театры сәхнәсендә. Аны яратучы тамашачы да, кабул итмәүчеләр дә бар. Шунысы бәхәссез, Аны сәхнәдә бер күрсәң, инде онытып булмый. Ул  үзенчәлекле, хисле актриса, табигатьнең иркә баласы. «Казан егетләре»ндәге Хәбибәсе, «Җанкисәккәем»дәге Шүрәлиясе, «Килә ява»дагы Зәйнәбе, «Җирән Чичән…»дәге Карачәчсылуы, «Ромео һәм Джульетта»дагы Джульеттасы хисле, җете рольләр булып хәтергә кереп калды. Сүзем Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай бүләге иясе Люция Хәмитова турында. Ышануы да кыен, гел яшь, чибәр, балаларча челтерәп көлеп җибәрүче сөйкемле актрисага шушы көннәрдә 55 яшь тулды. Без аның белән җәен бушап калган Камал театрының грим бүлмәсендә әңгәмә кордык. Бу грим бүлмәсендә алты актриса утыра икән. «Сыябыз, ди Люция минем сораулы карашымны аңлап, без, актёрлар, үзара бик дус яшибез, бергә бик күңелле». Алда  бер-ике сәгать вакыт. Шул вакыт эчендә героиняң я сиңа күңелен ача һәм ихлас әңгәмә килеп чыга, яки күңел ишекләрен бикләп куя да, коры җаваплар гына тыңлап утырасың. Безнең беренче очрак булып чыкты бугай, шөкер. Актрисаның күңел дөньясына сәяхәтнең сөземтәсен генә хозурыгызга тәкдим итәм.

 

Балачагым

Ул минем өчен шундый кадерле вакыт, бик тә сагындыра. Безнең балачак күмәкләшеп җыелып уйнап, күңелле итеп үтте бит. Мин Казан кызы, 5-6 яшьләремә кадәр Яңа Бистәдә үстем, үз йортыбыз белән яшәдек. Гаиләдә без ике кыз бала идек, сеңелем миннән 7 яшькә бәләкәй. Көне буе уйнап, өйгә төнлә генә кайта идек! Соңрак без кооператив фатир алып, Мәүлетов урамына күчеп киттек, мин шундагы 40нчы мәктәпкә укырга кердем. Аннары җәй буе авылда яшәү! Әти-әнием чыгышлары белән Питрәч районының Татар Казысы авылыннан. Әтием шул авылда туып-үскән, ә әнием шунда җәйләрен Казаннан әби-бабасына кайтып йөргән. Минем дә бөтен җәйләрем шул авылда узды. Көтү көтә, бәбкәләр саклый идек. Минем эшем –бәбкәләрне су буена илтү, аларга ипи чәйнәп ашата-ашата авызларым арып бетә. Бабаем авылның беренче тимерчесе, бөтен әйберне ясый белә. Агач эшен дә, тимер эшен дә белә, кулыннан килмәгән эше юк. Дәү әни ризыкларны төенчеккә төйнәп бирә дә, мин аны алачыкка, бабайга илтәм. Ул печән алып кайтулар, үсә төшкәч клубка чыгулар – бик күңелле булып истә калган. Авылда безнең дәү әниләр нигезе сатылды инде, тик анда туганнар бар. Олыгаю галәмәте микән, бала чаклар бик сагындыра шул…

Әти-әниләрем бик гади кешеләр: әти башта милициядә эшләде, аннары озак еллар машина йөртте, ерак юлларга йөрде. Әнием гомере буе шәфкать туташы булып эшләде.

Кечкенә Люциянең сәхнә хакындагы зур хыялы

Үземне хәтерли башлаганнан бирле артист булам, дип йөрдем мин. Беренче класска кергәч үк үзем эзләп барып бию түгәрәгенә языдым. Әти холкы белән авыл кешесе булып калган,шактый кырыс, безгә артык ирек бирми иде. Үзенең күңеле бик йомшак. Ул минем бию белән шөгыльләнгәнемне бер дә җитдигә алмый, нинди бот болгап йөрү ул, ди  иде. Шуңа күрә мин биюгә йөргәнне аңа әйтмәдем, ул мине тегүгә йөри дип белә иде. Әти белән әни гади эш кешеләре булса да, театрны бик яраттылар. Гел Камал театрына йөриләр, мине дә үзләре белән ияртәләр. Мин исә сәхнәдә уйнаган актрисаларга карап, үземне алар урынына куеп, хыялланып утырам. Биюләр белән гел чыгышлар ясап торгач, сәхнәгә мәхәббәтем тагын да арта барды.

Ул чакта театр училищесының татар бүлегенә ике елга бер җыялар иде, ул минем тугызынчыны бетергән елыма туры килде. Каникулларны гел авылда үткәргәч, әти-әни белән дә өйдә татарча сөйләшкәч, татарчам яхшы гына, документларымны татар бүлегенә тапшырдым. Татар мохитен тоеп үстем мин, тик мәктәптә татар теле факультатив кына иде. Шуңа күрә без шәһәр балаларының шул ягы китек калды: русча уйлыйбыз, телебез камил үк түгел… Мәктәптә чакта ук әзерләнер өчен Мехчылар мәдәният сараендагы халык театрына йөри башладым. Аны Рифкать Ибәтов җитәкли, үзе дә театр училищесын тәмамлаган кеше. Ул миңа күп ярдәм итте, әсәрләр сайлашты, репетицияләр ясадык, кыскасы, ул мине укырга керергә әзерләде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Хәзер мәрхүм инде, иртәрәк китте.

Табигатем буенча мин тормышта бик  оялчан. Тик сәхнәдә уйнау теләгем шундый көчле булган ки, өйрәнгән әсәрләремне яхшы гына сөйләп чыктым. Миндә нәрсәдер күргәннәрдер инде, алдылар. Марсель Хәкимович курсына эләктем мин. Уку чоры бик күңелле үтте. Марсель абый – курс җитәкчесе, Наил Дунаев, Илдар Хәйруллин абыйлар укытучыларыбыз булды. Безнең курста Рөстәм Галиев, Олег Фазылҗанов, Рамил Төхвәтуллин, Миләүшә Нәҗмиева, Гөлгенә Зәкиева, Альфред Камилевскийлар укыды.

 

Сәхнәне «яулау»

Безнең курстан Камал театрына бер Рамил Төхвәтуллинны гына алдылар. Мине исә соңрак кына, ярдәмче составка гына кабул иттеләр… Театрга килеп керүгә үк рольләрем булды минем. «Күк капусы ачылса» һәм «Ай тотылган төндә» безнең диплом спектакльләре иде. Без театрга килгән елны ук Илдар абый Хәйруллин «Күк капусы ачылса»ны куя башлады, мине шул ук Рәмзия роленә кертте. Аннары Башкортстаннан Вәлиев дигән режиссер килеп «Ай тотылган төндә»не куярга алынды һәм тагын безне шул ук рольләргә алды: мин анда Зөбәрҗәтне уйнадым. Дебютный ролем Празат Исәнбәтнең «Таһир-Зөһрә»сендә Зөһрә роле булды. Менә шулай баштан ук рольләрем күп булды, шөкер.

Театрда җылы каршыладылар безне, өлкәннәрдән бер кырын караш та сизмәдем. Безнең театрның аурасы искиткеч яхшы бит, элеккеге артистлар шундый нигез салып калдырган. Гаилә мохите монда. Хәзер килгән яшьләргә  дә шундый дустанә мөнәсәбәт.

Үзем уйнаган рольләрдән мин бик канәгать! Төрле жанрларда уйнадым: драматик та, комик та рольләрем булды. Иҗат язмышым өчен мин Алллаһыма бик тә рәхмәтлемен.

Әгәр дә язмыш шундый сынау алдына куеп, сәхнә белән гаилә арасында сайлау алдында калсам да, мин театрдан китә алмас идем, мөгаен. Сәхнәне сайлар идем. Башка юлны мин бөтенләй күз алдыма китерә алмыйм. Юк, хуҗабикә булып өйдә утыра алмас идем мин. Тик Аллаһка шөкер, мондый сайлау аша узарга туры килмәде...

Сәхнә матурлыкны ярата!

Тышкы матурлыкны саклар өчен көч куям, әлбәттә. Сәхнәне һәм үзен яраткан һәр актриса шулай эшлидер дип беләм. Сәхнәгә тазарып, ямьсез кыяфәт белән килеп чыгудан куркам мин. Яшьрәк чакта гел бию белән шөгылләндем, олыгая төшкәч, фитнес клублар ачылды, баштан ук шуларга йөри башладым. Хәзер исә Фәрит белән дөрес тукланырга тырышабыз. Катгый диеталар булмаса да, яшелчә, парда пешкән ризыкка өстенлек бирәбез. Яшь барган саен авырулар да барлыкка килә башлый, шуңа күрә саулыкны кайгыртырга кирәк. Дөресен әйткәндә, мин үз яшемне кабул итә алмыйм. Кызлар белән дә бу хакта сөйләшкәлибез. Хәзер бит кеше яшәрергә тырыша, биологик яшьне кабул итәсе килми. Әйтик, «Җанкисәккәем»дә  без бер үк состав белән инде 20 ел буе 18 яшьлек шүрәлеләрне уйныйбыз, бер-беребездән көләбез дә.

Хәзер мин 6-7 спектакльдә уйныйм. Бу минем яшь өчен күп, шөкер. Сәхнә бит ул барыбер яшьләрне ярата. Кайсы сәхнә әсәрен генә алсаң да, күпчелеге – яшь рольләр, арада бер-ике әби-бабай була. Мин хәзер ни яшь түгел, ни карт түгел. Яшь кызларны инде уйный алмыйм, ә әбиләр өчен  туры килеп бетмим. Шулай да минем «әбиләрем» бар инде. «Килмешәк»тә әби ролем, «Бию пәрие»ндәге әбиләрнең дә берсе мин. Ул ролемне шулкадәр яратам, гомумән, бу спектакльдә уйнавы җанга рәхәт.

Люция-эмоция

Холкым белән бик хафаланучан кеше мин. Кәефемне күп нәрсә төшерә ала. Бик тиз борчуга төшә алам. Бөтенләй тыныч яши белмим дияргә була! Театрда миңа Радик Бариев «Женщина-стресс» дигән кушамат та такты хәтта. Администраторыбыз Фәридун Нуретдинович исә «Люция-эмоция» дип кенә дәшә иде. Юк кына нәрсә өчен дә борчылам кайчагында. Йосыф өчен дә кирәксә дә, кирәкмәсә дә борчылам, югыйсә, ул яшьтән бик мөстәкыйль булды, 18 яшендә үк студентлар өчен программа белән Кытайга ук чыгып китте. Нишләтәсең инде, холкым шундый. Күпмедер вакыт узгач кына үзеннән-үзе суынам, тынычланам мин.

Үкенечем бар

Тагын бер бала тапмадым – иң зур үкенечем шул. Безнең яшьлек 90 елларга туры килде, билгесезлек чоры, болганчык вакытлар, бәлки шуңа бер бала белән калганбыздыр. Хәзер исә яшьләр курыкмыйлар, икене дә, өчне дә табалар. Артистларыбызның һәркайсында ким дигәндә икешәр бала. Бердәнбер улыбыз Йосыф гомерле булсын да, теләкләренә ирешсен иде дип телим. Ул башта театр училищесына керергә теләгән иде, тик без аны башта  мәктәпне тәмамларга күндердек. Аннары ул КФУга керде, кытай теле өйрәнде. Аны тәмамлагач, 1-2 ел әзерләнеп, ГИТИСка керде, анда ике ел укыгач, Казанга  кайтты. Хәзер ул музыка белән җенләнә. Театрыбыздагы бер-ике тамашаны музыка белән бизәүдә катнашты. Кариев театрында куелган «Йосыф» спектаклен тулысынча музыка белән ул бизәде. Күпләр аның бу эшен уңышлы дип бәяләде. Аңа хәзер 29 яшь. Үз насыйбы очрар әле, хәерлесе булсын, дим. Иң мөһиме, улым бүген җаны теләгән эш белән шөгыльләнә!

 

Иң яхшы ял – сәяхәт

Без сәяхәт итәргә бик яратабыз. Дөнья буйлап шактый йөрергә насыйп булды, күбесенчә гастрольләр белән. Колумбиягә хәтле бардык бит. Норвегиядә, Чехия, Берлин, Парижда булганыбыз бар. Фәритнең икетуган энесе Америкада яши, анда да кунакка бардык. Словениягә ял итәргә барабыз, андагы тынычлык, табигать бик ошый.

Бәрәскәдәге йортыбызга кайтып, тыныч кына авылча ял итәргә дә яратабыз. Фәрит гомумән авылга гашыйк, пенсиягә чыккач, торырга кайтып китәм, ди. Минем исә котым чыга, мин анда озак тора алмыйм. Мин бит шәһәр кешесе, миңа цивилизация кирәк. Берүзем генә фатирыбызда калып ял итәргә дә яратам...

Эшеңне яратсаң, ул сине үзе күтәрә

Үз эшемне мин үлеп яратам. Безнең эштә ихласлык кирәк. Әгәр син чыннан да бу һөнәрне яратасың икән, эш сине үзе үстерә, күтәрә, аның авырлыкларын да сизмисең. Миңа эшемнең ниндидер читенлекләре дә авыр булып тоелмый. Андагы бөтен нәрсә ошый: гастрольләре, интегеп эшләгән рольләрем, репетицияләр… Үзеңнең хыялларыңа, теләкләреңә хыянәт итмәскә кирәк. Ихласлык – артист өчен бик мөһим сыйфат ул. Үзең булып калырга кирәк. Шул чагында тамашачы мәхәббәте дә, алкышлар да, иҗади канәгатьлек тә үзеннән-үзе киләчәк.

 

Фотолар: Г.Камал театры матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк