Логотип
Хәбәрләр

Мәдәни башкалада берьюлы ике "Татар кызы" ачыклана

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Ленинград өлкәсенең һәм Санкт-Петербург шәһәренең "Татар кызы-2018" бәйгесендә берьюлы ике "Татар кызы" ачыклана, дип хәбәр итә "Питер буйлары" милли-мәдәни үзәге....

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Ленинград өлкәсенең һәм Санкт-Петербург шәһәренең "Татар кызы-2018" бәйгесендә берьюлы ике "Татар кызы" ачыклана, дип хәбәр итә "Питер буйлары" милли-мәдәни үзәге.

Башка төбәкләрдәге матурлык һәм зирәклек бәйгеләреннән аермалы буларак, биредә җиңүче икәү булачак. Аның берсе - Ленинград өлкәсен, икенчесе Санкт-Петербург каласын тәкъдим итәчәк. 

Конкурсның сайлап алу туры 3 апрельдә төгәлләнде. Хәзер кызлар ярышның төп өлешенә әзерләнә. Җиңүчеләр Казанда көз айларында узачак халыкара бәйгегә юллама ала. 

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгенең финал өлеше 17 апрельгә билгеләнгән.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк