Логотип
Хәбәрләр

Мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта

18 нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Безнең татар халкы кунакка буш кул белән йөрмәгән. Менә без дә балалар хозурына 1-2 класс укучылары катн...

18 нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында кунакта булды. Безнең татар халкы кунакка буш кул белән йөрмәгән. Менә без дә балалар хозурына 1-2 класс укучылары катнашында әзерләгән «Шалкан» әкиятенең заманча вариантын тәкъдим иттек. Әлеге чара әкият геройлары үрнәгендә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, әти-әнине, өлкәннәрне ярату, күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, шигырь, җыр-бию аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү максатыннан чыгып үткәрелде. Иң элек бәйрәмгә янып торган сары күлмәкле, алтын яфраклар белән бизәнгән көз кызы − Сөмбелә килде.Ул балаларга Сөмбелә бәйрәменең көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителү тарихы турында сөйләп үтте. Көз кызы аларны күп кенә әкият китаплары белән таныштырды. Көз турында табышмаклар әйтелде, шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. «Капчыктагы яшелчәне таны» дигән кызыклы уенны да балалар бик яратып уйнадылар. Соңыннан балалар «Шалкан» әкиятен зур кызыксыну белән, яратып карадылар. Бу әкиятне караганнан соң, балалар белән фикер алыштык. Кеше дуслар белән көчле дигән нәтиҗә чыгарылды, бер ялгызың гына бер нәрсәгә дә ирешеп булмаганлыгын балалар үз күзләре белән күрделәр. Димәк, бердәм һәм дус булганда гына тырышлыкның нәтиҗәсен күрергә мөмкин икән.

Автор: Авыл китапханәсе мөдире Сабитова Талия Әгъзәм кызы.

Фото:Сабитова Т.Ә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк