Мәгариф һәм фән темасын яктырткан иң яхшы язмаларга V республика бәйгесе башлана

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада мәгариф һәм фән темасын иң яхшы яктыртучы журналист хезмәтләренә «Классная работа!»  «Сыйныф эше!» бәйгесен башлап җибәрә. Бу хакта министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итә. Бәйгедә массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, журналистлар, блогерлар, фотокорреспондентлар катнаша ала.

Татарстан Республикасында мәгариф һәм фән өлкәсендәге юнәлешләрнең үсешен кызыклы итеп һәм объектив рәвештә яктырту һәм шулай ук бәйге материалларына куелган таләпләргә туры килү – бәйгедә катнашуның төп шарты.

Бәйгенең жюри составына мәгариф идарәләре вәкилләре, медиакоммуникацияләр өлкәсе һәм җәмәгатьчелек белән эшләү белгечләре һ.б. җәлеп ителә.

Бәйгегә тәкъдим ителгән материаллар 2018 елның 1 гыйнварыннан алып 30 ноябренә кадәр матбугат чараларында бастырылган яисә эфирга чыккан булырга тиеш. 

«Классная работа» – «Сыйныф эше!» бәйгесе ТР мәгариф һәм фән системасын яңарту барышы турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү, укытучы хезмәтенә уңай караш формалаштыручы һәм педагог һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүче журналист иҗатының иң яхшы үрнәкләрен табу һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

татар-информ

Фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
854
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
ТР Мәдәният министрлыгы өч фильм төшерү буенча конкурс үткәрә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
866
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1316
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1083
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
841
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1241
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
890
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы