Логотип
Хәбәрләр

Мәгариф министрлыгы балалар бакчасы өчен түләү арту турында аңлатма бирде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4,3 процентка арту турында аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмә...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан балалар бакчаларында баланы карау-тәрбияләү өчен ата-ана түләүләре 4,3 процентка арту турында аңлатма бирде. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Министрлыкта аңлатуларынча, ата-ана түләүләре мәктәпкәчә оешманың төренә, бакчаның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. 10,5 сәгатьлек режимда эшли торган гомуми үсеш төркемнәренә йөрүче 3-7 яшьлек балалар өчен ата-аналарның түләүләре 3 251 сум тәшкил итте. Узган ел белән чагыштыргана, быел ул 134 сумга арткан.

«Ата-ана түләүләре әлеге оешмаларның чыгымнары үсүе, шул исәптән, азык-төлек, көнкүреш-хуҗалык товарларына бәяләр, хезмәт күрсәтүче эшчеләрнең хезмәт хаклары артуга бәйле», - диелгән ведомство хәбәрендә.

Шул ук вакытта ведомствода, баланың ата-анасы өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклануын әйттеләр. Аерым алганда, беренче балага – уртача түләүләрнең 20 проценты күләмендә компенсация алырга ярый. Икенче балага – 50 процент, өченче һәм калган балаларга – 70 процент күләмендә.

Муниципаль дәрәҗәдәге компенсация ата-ананың кеременә бәйле. Аны бер кешегә айлык керем 20 мең сумнан азрак булган гаиләләр алырга хокуклы. Республикада күп балалы гаиләләргә ташламалар каралган: алар билгеләнгән түләүләрнең 50 процентын гына түли.

Моннан тыш, инвалид балалар, туберкулез интоксикациясе булган балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калганнар балалар бакчаларына бушлай йөри.

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк