Логотип
Хәбәрләр

Җәмәгатьчелеккә Разил Вәлиевнең җиде томлык «Әсәрләр» китабы тәкъдим ителде

Татарстанның Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең җиде томлык «Әсәрләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды. «Татарстан китап нәшриятында 7 томлык «...

Татарстанның Милли китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевнең җиде томлык «Әсәрләр» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Татарстан китап нәшриятында 7 томлык «Әсәрләр» җыентыгым басылып чыкты. Бу язучы иҗатында була торган бердәнбер вакыйгадыр. Бүген мин халык алдында имтихан тотам. 2007 елда басылып чыккан дүрт томлыгымнан аермалы буларак, бу җиде томлыкка күбрәк публицистик әсәрләр кертелде һәм яңа әсәрләр дә урын алды», - диде Разил Вәлиев “Татар-информ» хәбәрчесенә

Әдәби-музыкаль чарада язучылар Рабит Батулла, Марсель Галиев, Ленар Шәех, Ркаил Зәйдулла һәм әдәбият галимнәре Хатыйп Миңнегулов, Фоат Галимуллин, Әлфәт Закирҗанов катнашты.

Кичәдә Казан театр училищесы студентлары Разил Вәлиевнең шигырьләрен укыды. Аның әсәре буенча Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары инсценировка күрсәтте. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Алсу Фәйзуллина Разил Вәлиев шигырьләренә язылган җырларны башкарды.

Җиде томлык «Әсәрләр» китабы сериясенә Разил Вәлиевнең шигырьләре, романнары, повестьлары, пьесалары, әдәби тәрҗемәләре, мәкаләләре, күренекле шәхесләр белән әңгәмәләре, публицистик язмалары, шигъри багышлаулары кергән.

  • Разил Исмәгыйль улы Вәлиев - язучы, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы.

Автор: Марат Мөбарәкшин

Фото: «Татар-информ»

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк