Логотип
Хәбәрләр

«Мәңгелеккә китеп барам!» Илһам Шакировның хушлашу җырының тарихы

«Татар-информ» Илһам Шакировның «Мәңгелеккә китеп барам» җырының тарихын барлый. Шигырь буларак ул 1989 елда язылган. Көен Илһам Шакиров үзе язган. Мәңгелеккә китеп барам Илһам Шакиров көе,...

«Татар-информ» Илһам Шакировның «Мәңгелеккә китеп барам» җырының тарихын барлый. Шигырь буларак ул 1989 елда язылган. Көен Илһам Шакиров үзе язган.

Мәңгелеккә китеп барам

Илһам Шакиров көе, Габделхак Игебаев шигыре

Бу дөньяга килгәч инде,
Китмәенчә юк шул чараң…
Мин бит, тере йолдыз сымак,
Балкып янар өчен озак
Мәңгелеккә китеп барам!

Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам…
Мин бит заман зарын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам!.

Тәүге таныш офыклардан
Ерагая һаман арам…
Мин бит, сөю җырын җырлап,
Ил халкының күңелен нурлап,
Мәңгелеккә китеп барам! 

Дәвамын интертаттан укыгыз

 

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: president.tatarstan.ru, Игебаевларның гаилә архивыннан, Рамил Гали, «Җыен» фонды чыгарган «Илһам Шакиров» җыентыгы

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк