Логотип
Хәбәрләр

Мәктәп укучылары өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә конкурс игълан ителде

Авыл хуҗалыгы белән кызыксынган мәктәп укучылары өчен бәйгегә старт бирелде. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр. "Мәктәп укучылары өчен “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия...

Авыл хуҗалыгы белән кызыксынган мәктәп укучылары өчен бәйгегә старт бирелде. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

"Мәктәп укучылары өчен “АгроНТИ - 2019” Бөтенроссия конкурсын РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, кече предприятияләрдә фән-техника өлкәсе эшчәнлеге фонды уздыра.

Конкурсның максаты булып, авыл мәктәбе укучыларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә милли технология инициативалары белән таныштыру, авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр, пилотсыз җайланмалар кулланылышын актуальләштерү тора”, - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының фән, белем бирү һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин.

“АгроНТИ-2019” конкурсы дүрт этапта үтә. Читтән торып узасы этапта Россиянең барлык төбәгендә яшәүчеләр катнаша ала. Ул 1-25 апрель аралыгында, төбәк этабы 12-13 май көннәрендә уза. Беренче этаптан узучылар Казан дәүләт аграр университет базасында көч сынашачак. Финал Россиянең ике шәһәрендә узачак. Әлмәттә ул 31 август-1 сентябрь, ә Белгород шәһәрендә 5-6 сентябрьгә планлаштырылган. Җиңүчеләр Мәскәүдә “Алтын көз-2019” күргәзмәсе кысаларында бүләкләнәчәк.

“Бәйгедә дүрт юнәлеш буенча көч сынашырга мөмкин. Агрокоптер, агроробот, агрокосмос һәм агрометео. Безнең өчен соңгысы аеруча да кызыклы өлкә. Киләчәктә һава торышын махсус тикшерүчеләр һава торышы шартларын гына түгел, көннәр суытканда яки артык кыздырганда авыл хуҗалыгы культураларына нинди корткычлар зыян салырга мөмкин икәнлеген дә алдан фаразлый ала”, - диде Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Рөстәм Низамов.

Рөстәм Низамов сүзләренчә, конкурска заявкалар җибәрүдә Әлмәт, Түбән Кама, Чүпрәле, Актаныш районнары укучылары актив. Шулай ук бер гариза да җибәрмәгән районнар бар.

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк