Рэпер Нурминскийның «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашмый

Татар рэперы Альберт Нурминский быел башка күләмле фестивальдә катнашам дип вәгъдә биргән.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов татар рэперы Альберт Нурминскийның  быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә чыгыш ясамавының сәбәпләрен аңлатты. Бу турыда ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында акциягә багышланган матбугат конференциясе вакытында әйтте.

Конференциядә катнашкан журналистның «Нигә Нурминский быел акциядә чыгыш ясамый?» дигән соравына Рәдиф Кашапов «Альберт бераз русча җырлый башлады» дип җавап кайтарды.

«Альберт акциядә узган ел чыгыш ясаганда беркем дә ул рус рэпы белән шулкадәр дан казаныр дип уйламас иде. Миңа интервью биргәндә ул “Мин хәзер күбрәк русча иҗат итәм, чөнки кеше сорый. Миңа контент кирәк, әмма мин татар телен дә онытмыйм, татарча да җырлар язам» дигән иде», - диде Рәдиф Кашапов.

Аның әйтүенчә, быел TAT CULT FEST фестивалендә махсус рэп сәхнәсе булачак. «Альберт менә бу сәхнәдә чыгыш ясыйм дип инде берничә тапкыр вәгъдә бирде. Ә 26 апрельдә, «Татарча сөйләшәм акциясе» узган көнне, ул Калининградта чыгыш ясаячак. Калининград татарлары бик шат булырга тиештер инде», - диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
796
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
2 декабрь 2022 - 10:55
696
0
2
"Авылда ныграк тазарам"
23 ноябрь 2022 - 11:30
1859
0
1
«Шушы көнгә калдым үзем дә».
23 ноябрь 2022 - 09:35
1432
0
0
"Яңа татар пьесасы"
17 ноябрь 2022 - 10:10
2607
0
1
АЗАТ ФАЗЛЫЕВНЫҢ ӘТИСЕ ВАФАТ...
11 ноябрь 2022 - 15:15
1932
2
1
Танучылар булырмы икән?
2 ноябрь 2022 - 10:47
3076
0
0
Кияүгә чыгам! Иртәгә...
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы