Логотип
Хәбәрләр

Мөнир Рахмаев игелек эшләргә чакыра

Гадәти тормышта мул табын, җитеш өс-баш белән яшәү, Ходай кушып, һәркемгә насыйп булсын иде. Әмма янәшәбездә мохтаҗлар, үксезләр, ятимнәр дә бар шул. Кечкенәдән ата-ана назыннан мәхрүм калып, дөньяда...

Гадәти тормышта мул табын, җитеш өс-баш белән яшәү, Ходай кушып, һәркемгә насыйп булсын иде. Әмма янәшәбездә мохтаҗлар, үксезләр, ятимнәр дә бар шул. Кечкенәдән ата-ана назыннан мәхрүм калып, дөньяда үз юлын үзе булдырырга тырышкан сабый балаларны уйласаң гына да йөрәк чымырдап куя...

Җырчылар арасында да әлеге җәмгыятьнең җанөшеткеч күренешенә битараф булмаучылар шактый, шөкер. Мисалга, җырчы Мөнир Рахмаев күптән түгел балалар интернатына үзеннән игелек өлеше кертеп чыккан. 3 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар тәрбияләнүче әлеге интернатка теләге булган һәркем киелми яткан кием-салымын тәртипкә китереп, илтеп бирә ала икән. Кәрим Тинчурин урамы, 3 адресында урнашкан әлеге балалар интернатындагы балаларны сөендерергә безне дә өнди Мөнир. Ул кием-салымнан да күп нәрсә юк бит инде өйләребездә, име...Кушылабызмы, җәмәгать?..

Автор: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк