Логотип
Хәбәрләр

Мөнир, син бит өйләнгән!

Сабан туе бәйрәмен күпләребез көтеп ала. Бүген тышта апрель ае, киләсе май аенда ураза, димәк, сабан туена кадәр әле вакыт бар. Мәскәүләр Сабан туе бәйрәмен иртәрәк үткәрде дип әйтергә була. Алар оешт...

Сабан туе бәйрәмен күпләребез көтеп ала. Бүген тышта апрель ае, киләсе май аенда ураза, димәк, сабан туена кадәр әле вакыт бар. Мәскәүләр Сабан туе бәйрәмен иртәрәк үткәрде дип әйтергә була. Алар оештырган “Музыкаль Сабантуй” тамашасын карап кайткач: “Казанга ешрак килегезче”, - диясем килде. Ни өчен әлеге карарга килүемне хәзер аңлатып үтәм.

Сәхнәгә, сикерә-сикерә, Мөнир Рахмаев чыкты. Җырчы әле күплән түгел генә өйләнде: “Җаным тыныч хәзер”, - ди. Үзенең “бывший” кызларын да атап үтте: “Венера Ганиева белән йөреп карадым, булмады. Мин Хәмдүнәгә алмаштырдым аны. Ә Хәмдүнә Элвин Грейга күчте”, - ди Мөнир.

Мөнир, өйләнсә дә, “Ак каен” җырын җырлаганда, тамашачы янына төшеп, үзенә бер ханымны сайлады. Алар икәүләп сәхнәгә менделәр. Кочаклады тегене, чүттән үпми калды. Мөниргә үзенең өйләнүен искә төшерәсе килде!

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк