Логотип
Хәбәрләр

Мәртәбәле фестивальдә җиңү яулау!

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Новороссийск шәһәреннән XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленнән кайтты. Жюри 300 спектакль карап, шулардан сайлап алынган 16 спектакль...

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Новороссийск шәһәреннән XVI Россиянең кече шәһәр театрлары фестиваленнән кайтты. Жюри 300 спектакль карап, шулардан сайлап алынган 16 спектакль арасында “Иблис”нең булуы безнең театр өчен зур дәрәҗә. Иблис ролен башкарган яшь артист Р.Зиннуровны жюри рәисе, Россиянең халык артисты Игорь Скляр биш номинациянең берсендә лауреат булганлыгын игълан итүе коллектив эшчәнлегендә тагын бер җиңү! Театрга фестиваль Дипломы тапшырылды. “Морской” мәдәни үзәгендә кече формада уйналган “Иблис” турында жюри составындагы театр тәнкыйтьчеләре үз фикерләрен әйтте. Бу хакта тулырак "Сәхнә" журналының июль саныннан укый аласыз!

Текст һәм фото авторы Нурсибә Адиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк