Логотип
Хәбәрләр

«Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештыру комитеты билгеләп узганча, фору...

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Пермьда «Мөселман дөньясы-2018» форумына әзерлек башланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыру комитеты билгеләп узганча, форумның төп максаты Пермь краенда милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү һәм традиция буенча ислам динен тоткан халык мәдәниятен үстерү.

Форум мәйданнарында белгечләр ислам традицияләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. Кунаклар мөселман мәдәнияте тарихы һәм үзенчәлекләре белән танышачак.

Әлеге форум 5-8 апрель көннәрендә узачак. Форум барышында ислам дине актуаль мәсьәләләре буенча конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк