Мөселманнар 21 июльдә Изге Болгар җыенында очрашачак

Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә.

Быел "Изге Болгар җыены" - мөселманнар корылтае 21 июльдә булачак. Ул, елдагыча, Татарстанның Спас районында уздырыла һәм Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулуга багышланачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша. Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр, дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылды.

Истәлекле тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Россиядә ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү планлаштырыла.

Фото:Рамиль Гали/архив 

Татар-Информ

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
303
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим!»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
  • Световозвращающие элементы на одежде ребенка могут спасти ребенку жизнь
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы