Мөселманнар өчен файдалы 10 смартфон кушымтасы

Мөселман кешесен кайда барса да борчый торган берничә сорау бар: намаз вакыты кермәдеме икән? кайда намаз укырга? бу ризык хәләлме икән? Бу сорауларга хәзер смартфон җавап бирә.
Һәр көн диярлек мөселманнар өчен iOS и Android өчен яңа кушымталар барлыкка килә. Электрон вариантта тәкъдим ителүче Изге Коръән хәзер һәрчак синең белән: бераз буш вакытың чыктымы, укый аласың; намаз вакыты кергәнлеген – кулыңдагы телефоныңнан ачтың-карадың. Кушымталар кыйбланы табарга, хәләл ризыклы ашханә-кафеларны, якындагы мәчетләрне табарга булыша.
Muslim Pro
Сингапурда эшләнгән бу популяр кушымта берьюлы берничә функция тәкъдим итүе белән үзенчәлекле. Намаз вакытын азан әйтеп яки тавышсыз гына хәбәр итә; кыйбланы күрсәтә; Коръән укырга, тыңларга мөмкинлек бирә; календарьда бәйрәм көннәрен күрсәтә, якыннарыңны котларга электрон открыткалар бирә; зәкать санау калькуляторы бар; “Аллаһның 99 исеме” белән танышырга була; картада хәләл туклану урыннарын һәм мәчетләрне табып бирә. Кушымтаның бу мөмкинлекләре - барысы да түләүсез вариантта. Реклама белдерүләреннән башка гына, күпсанлы азан тавышларын сайлап эшләргә теләгәннәр өчен түләүле премиум-версия дә бар.
Язманың тулы вариантын ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 10:02
-
2 март 2021 - 10:48
-
1 март 2021 - 13:14
-
27 февраль 2021 - 20:08
-
26 февраль 2021 - 15:13
-
26 февраль 2021 - 14:28
-
26 февраль 2021 - 10:21
-
26 февраль 2021 - 09:58
-
Наркотикларга – юк! 12+