М.Шевченко милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектын җинаятьчел дип атады

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). Танылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Максим Шевченко милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проектын җинаятьчел проект дип атады. Мәскәүдә узган «Гомуми белем бирү системасында туган телләрне үстерү: сәяси-хокукый аспектлар» дигән түгәрәк өстәлдә ул шундый белдерү ясады.

«Әлеге закон проекты Россиядә яшәүче күпмилләтле халыкның гражданлык хокукларын тарайта. Бу законны кабул итү мотивлары аңлашылмый. Рус телен беркайда да кысмыйлар, без моны бик яхшы беләбез. Өстәвенә, мин татар яки кабарда телен өйрәнеп, рус булудан туктаган бер генә кешене дә белмим», - диде ул.

Шевченко билгеләп үткәнчә, биредә проблема мәдәни түгел, ә сәяси яссылыкта ята.

Аның фикеренчә, бүгенге хакимият Россияне корпорациягә әверелдерә. Аның төп бурычы – нефть, газ, файдалы казылмалар чыгару һәм ил халкына зыян китереп, аны Көнбатышка яки Кытайга озату. Мондый вазгыятьтә киң тармаклы милли-мәдәни вәкиллекнең булуы корпоратив хакимият өчен зур куркыныч тудыра, ди Шевченко.

Ул «Сул фронт» әгъзасы буларак әлеге закон проектына каршы чыгачагын, КПРФ һәм «Гадел Россия» партияләрен документка каршы тавыш бирергә чакырачагын әйтте.

Моннан тыш, журналист даими нигездә эшли торган Россия халыклары демократик берлеген оештыру тәкъдиме белән чыкты, әмма мондый иҗтимагый органда катнашырга теләгән һәркемне репрессияләр көтәчәге хакында кисәтте.

«Рус кешесе буларак шуны әйтәм: мин һәркемнең, Россиядәге иң кечкенә халыкның да хокукларын якларга әзер», - дип сүзен йомгаклады ул. 

татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
181
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Гөлназ Асаеваның хәле начарайган
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы