Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә «Энҗе бөртекләре» иҗат фестиваленең гала-концерты була

21 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге Х «Энҗе бөртекләре» Балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә...

21 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге Х «Энҗе бөртекләре» Балалар иҗат фестиваленең гала-концерты узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальдә Мәскәү төбәген тәкъдим итүче төрле милләт балалары катнашкан.Бәйгедә катнашучылар өч яшь төркемендә тәкъдим ителгән. Беренче төркем – 5 яшьтән 9 яшькә, икенчесе – 10 яшьтән 13 яшькә, өченче төркем 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге конкурсантларны үз эченә ала.

Конкурс вокаль жанр, вокаль ансамбль, хореография, нәфис сүз, Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләрне башкару һәм инструменталь жанр номинацияләре буенча үткәрелгән.

Гала-концертта Әстерханнан килгән кунаклар һәм үткән еллардагы лауреатлар: виртуоз баянчы Айдар Сәлахов, Мәскәү филармониясе солисты Камил Фәхретдинов, халыкара конкурслар лауреаты Сәрия Рахмани һ.б. катнаша.

Тамаша 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. 

Чыганак: татар-информ

фото: tatmsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк