Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә «Карт аяк» татар рок-төркеме барлыкка килде

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә оешкан «Карт аяк» татар рок-төркеме үзенең икенче чыгышына әзерләнә. Яңа рок-төркем белән таныштыру кичәсен Мәскәү татарлары штабы әзерл...

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә оешкан «Карт аяк» татар рок-төркеме үзенең икенче чыгышына әзерләнә. Яңа рок-төркем белән таныштыру кичәсен Мәскәү татарлары штабы әзерли. Кичә 4 апрельгә планлаштырылган.

Татарча рок төркеме оештыру идеясе көз көне Мәскәүдә узган «Урман күле» форумыннан башланган. «Без Екатеринбургтан бер вокалистка белән дуэт башкардык. Очраклы гына башлаган идек, бөтенесенә дә ошады. Дуэт булып оешырбыз дигән идек. Әмма төрле шәһәрләрдә килеш бергә эшләп булмый икән. Төркемне монда оештырырга туры килде», - ди төркемнең җитәкчесе Ренат Әхмәтшин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Беренче мәртәбә Татар мәдәни үзәгендәге «Аулак өй»дә чыгыш ясадык. Максатыбыз - фестивальләрдә һәм концертларда катнашып үзебезне күрсәтү. Вокал – Альмира Миргаязова, клавишалар – Рушания Булатова, Николай Потапов – бас, Тимур Баязитов – барабаннар, мин гитарада уйныйм һәм бөек татар шагыйрьләре шигырьләренә җырлар язам», - дип дәвам итә ул.

Габдулла Тукайның «Буран», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка», Илдар Юзеевның «Сөембикә манарасы янында» әсәрләренә җырлар язылган.

Дөрес, тыңлаучылар җыр сүзләре аңлашылмый дип зарланалар икән. Бу җырчы кызның татарча белмәве белән бәйле. «Тыңлап карагыз әле, аңлашыламы? - ди Ренат Әхмәтшин борчылып. – Минем дә татарча белүем 20-30 процент чамасыдыр. Мин дә Татарстаннан читтә үстем. Кыргызстанда тудым, Төмәндә яшәдем. Хәзер Мәскәүдә. Әмма Мәскәүдә «татарча спикинг клаб»ка (Татарча сөйләшү клубы) йөрим, махсус курсларга да йөрисе булыр”.

«Карт аяк» - балачактан ук ниндидер күңелле булып хәтердә калган сүзтезмә. Әбиләрне-бабайларны шаяртып шулай атыйлар иде. Башта ул эшче исем иде. Миңа калса, ул безнең музыка стиленә бик туры килә. Без 60-70нче елларда – әби-бабайларыбызның яшьлегендә алтын чорын кичергән блюз-рок-фанк стилендә уйныйбыз», - дип аңлата музыкант.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк