Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алачаклар

25 августта Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның сугышчан дусларын искә алачаклар, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбуга...

25 августта Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның сугышчан дусларын искә алачаклар, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бу көнне Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең Берлин янындагы Плётцензее төрмәсендә гильотинада башлары чабып өзелүгә 75 ел тула. Яшерен оешма әгъзалары арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохаров була.

«Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы – хәрби антка һәм гражданлык бурычына тугрылык билгесе», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Тантанада теләгән һәркем катнаша ала. Адресы: М.Җәлил урамы, «Борисово» метро станциясе.

Фото:tatmsk.tatarstan.ru

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк