Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә Рудольф Нуриев турында фильмның премьерасы була

29 сентябрьдә Мәскәүнең «Каро Октябрь» кинотеатрында «Нуриев. Его сцена — весь мир» документаль фильмы премьерасы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вә...

29 сентябрьдә Мәскәүнең «Каро Октябрь» кинотеатрында «Нуриев. Его сцена — весь мир» документаль фильмы премьерасы булачак. Бу турыда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фильм Мәскәүдә дөнькүләм премьерадан соң 4 көн узгач күрсәтелә. Премьерага фильм режиссерлары Джеки белән Дэвид Моррислар, шулай ук фильм продюсеры Тревор Битти килә.

Режиссерлар бию короле үлгәннән соң 25 ел узуга карамастан, Рудольф Нуриев язмышы тамашачыларны кызыксындыруын сөйли. Аның турында берничә фильм төшерелгән һәм китаплар язылган. Морислар элек тамашачыларга билгеле булмаган уникаль видеоматериал тапканнар. Бу кадрларда аның Марта Грэм, Пол Тейлора һәм Мюррей Луи кебек хореографларның балетларын кабатлавы төшерелгән.

Кинотасма Нуриевның биографиясеннән башлана. Аның популярлык феномены өйрәнелгән. Кадрда артист сөйләүче буларак чыга.

Фильмның консультантлары Нуриевне шәхсән белгән кешеләр – танылган балериналар, хореографлар, балет тәнкыйтьчеләре.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк