Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачылды

Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачыла. Аның барышында мәскәүлеләр республиканың танылган артистлары чыгышын тамаша кыла, милли ризыклардан авыз итә һәм тематик мастер-классларда катнаша ала...

Бүген Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре ачыла. Аның барышында мәскәүлеләр республиканың танылган артистлары чыгышын тамаша кыла, милли ризыклардан авыз итә һәм тематик мастер-классларда катнаша алачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коломенское музей-тыюлыгы территориясендә исә язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә торган татар-башкорт бәйрәме – Сабан туе гөрләячәк.

Мәдәни-күңел ачу программасы алдыннан чараның рәсми өлеше узачак. Татарстан делегациясе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куячак. Кичен исә Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты була. 

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк