Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә Татарстан Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән ачыла

5-6 июльдә Мәскәүдә узачак Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге м...

5-6 июльдә Мәскәүдә узачак Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы делегациясе тарафыннан татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы 5 июль көнне 12.00 сәгатьтә була.

Чара Новокузнецкая урамындагы скверда узачак. 

  • Мәскәүдә Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елның 26 апрелендә – шагыйрьнең туган көнендә ачылды.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк