Логотип
Хәбәрләр

Мәскәүдә «Тукай белән рухланган» документаль фильмын күрсәтәләр

Фильмның герое – Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Р.Абязов. (Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 мартта,...

Фильмның герое – Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Р.Абязов.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 мартта, Мәскәүдә «Вдохновленный Тукаем» документаль фильмын күрсәтәләр. Милләтләр йортында кинорежиссер, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов белән иҗади очрашу була, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Фильмның герое – Татарстанның халык артисты, Татарстан һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «La Primavera» камера оркестры җитәкчесе Рөстәм Абязов.

Фильмны караганнан соң, тамашачылар режиссерның иҗат юлы хакында сораулар бирә, картинаны төшерү процессы турында кызыклы фактлар белә алачак.

Картина 2011 елда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә төшерелгән. Дәвамы...

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк