Логотип
Хәбәрләр

Мәскәү ‒ кемнәр шәһәре?

«Дом-2» алып баручысы Ксения Бородина дөрес әйткән икән: Мәскәү хәзер урыслардан бигрәк, кытайлар, урта Азия халкы башкаласына әйләнгән. Кызык статистика үзенә күрә ‒ каршыга очраган һәр ун кешенең ки...

«Дом-2» алып баручысы Ксения Бородина дөрес әйткән икән: Мәскәү хәзер урыслардан бигрәк, кытайлар, урта Азия халкы башкаласына әйләнгән. Кызык статистика үзенә күрә ‒ каршыга очраган һәр ун кешенең ким дигәндә җидесе кысык күзле, саргылт тәнле булып чыга. Кинодагы «бамбарбия кергуду» үзенә күрә ‒ шар ярып Мәскәү урамнарында үз телләрендә аралаша алар (кыенсынып, вата-җимерә урысча сукаларга маташкан татарлардан аермалы буларак), метрода үзеңне һич тә рәсәй башкаласында итеп хис итмәссең. Шуның кадәр тырышмы алар, сан буенча үз илләрендә урын җитенкерәмиме икән, әллә безнең ил шуның кадәр кунакчыл?.. Әмма берсе факт ‒ бер-ике ел гына булмаган контраст хәзер шундук күзгә бәрелә, алар күп һәм һаман арту ягында. Шуңа, мәйтәм, демография проблемасы безнең илдә кабыргасы белән тора әле, кем әйтмешли, эшлисе дә эшлисе...

Автор: Гөлнара Җәлилова

Фото: Гөлнара Җәлилова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк