Логотип
Хәбәрләр

Мәскәү тамашачысына "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен күрсәтәчәкләр

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча куелган спектакльне Мәскәү тамашачысы да карый алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә....

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча куелган спектакльне Мәскәү тамашачысы да карый алачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Башкортстанның М.Гафури исемендәге дәүләт академия  драма театры башкалада 4-6 февраль көннәрендә чыгыш ясаячак. Гастрольләр Башкортстанның 100 еллыгына багышлана. 
"Зөләйха күзләрен ача" спектакле 4 февраль көнне күрсәтеләчәк. Шулай ук тамашачыларга "Кил әле, кил әле – сәмле ярыш күр әле!", "Шәүрәкәй", "Хыялга каршы" спектакльләрен тәкъдим итү күздә тотыла.  

 

Текст һәм фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк