Логотип
Хәбәрләр

«Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында татар эстрадасы йолдызлары концерты булачак

24 ноябрьдә Россия башкаласында «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы була. Ул популяр артистлар катнашындагы концерт белән тәмамланачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ма...

24 ноябрьдә Россия башкаласында «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы була. Ул популяр артистлар катнашындагы концерт белән тәмамланачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәскәү-Татарстан күпере» форумы популяр артистлар катнашындагы концерт белән тәмамлана. Анда Россия һәм Татарстан халык артисты Ренат Ибраһимов, Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кәлимуллина белән Ландыш Нигъмәтҗанова, танылган башкаручылар Elvin Grey, Илназ Сафиуллин белән Марат Яруллин, «Голос» проекты финалчысы Эмиль Кадыйров, шулай ук яшь җырчылар чыгыш ясаячак", дип яза Вәкиллекнең матбугат хезмәте.

«Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк