Логотип
Хәбәрләр

Мөслимәләр “Хатын-кызлар мәктәбе” чарасында гыйлемнәрен арттыра

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). “Хатын-кызлар мәктәбе” проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. Бу...

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”). “Хатын-кызлар мәктәбе” проекты кысаларында һәр атнаның сишәмбе көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөслимәләр өчен мастер-класслар оештыруны дәвам итә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Чираттагы очрашуда сүз хатын-кызлар өчен дәүләт тарафыннан каралган матди ярдәмне алу мөмкинлекләре турында барачак. Түләнгән салымнан акчаны ничек кайтарырга? Бәби туу уңаеннан әни кешегә нинди түләүләр тиешле? Шәхси эшмәкәрләр нинди дәүләт субсидияләренә ия була ала? Шушы һәм башка сорауларга мөслимәләргә Казандагы консалтинг компаниясе җитәкчесе Роза Ямилева тәфсилләп ачыклап җавап бирәчәк.

“Хатын-кызлар мәктәбе” проекты 2016 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Ул мөселман хатын-кызларының финанс һәм медицина өлкәләрендә белемен арттыруга һәм психологик ярдәм күрсәтүгә юнәтелгән. Проект кысаларында белгечләр гаилә, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре һәм башка темаларга чыгыш ясый. 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк