Логотип
Хәбәрләр

М7 юлында Казаннан алып Чаллыга кадәр участокны реконструкцияләү төгәлләнә

Төзекләндерелә торган өч участокны хәрәкәт өчен тулысынча ачу октябрьгә планлаштырыла. Татарстанда «Волга» М7 автоюлының Казаннан Чаллыга кадәр өч участогын реконструкцияләүне төгәлләү этабы башланды...

Төзекләндерелә торган өч участокны хәрәкәт өчен тулысынча ачу октябрьгә планлаштырыла.

Татарстанда «Волга» М7 автоюлының Казаннан Чаллыга кадәр өч участогын реконструкцияләүне төгәлләү этабы башланды. Юлның яңартылган участоклары хәрәкәт өчен октябрьдә тулысынча ачылачак. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодора» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реконструкция автоюлның гомуми 31,1 чакрымында бара.

Хәзер юлның өске катламын җәю, металл барьер чикләре һәм юл билгеләре кую эшләре бара. Юлны 4 полосага кадәр киңәйткәннәр.

Якын арада 8 чакрымга яктырту линиясе кую эшләре тәмамланачак.

татар-информ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк