Логотип
Хәбәрләр

Магнитогорск татарлары тулы залларда “Әкият” курчак театры спектакльләрен карый

Татарстан һәм Магнитогорск театрларының алмаш гастрольләре “Яшьләр һәм балалар өчен зур гастрольләр” федераль программасы кысаларанда бара. Бу көннәрдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының ике трупп...

Татарстан һәм Магнитогорск театрларының алмаш гастрольләре “Яшьләр һәм балалар өчен зур гастрольләр” федераль программасы кысаларанда бара.

Бу көннәрдә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының ике труппасы да Магнитогорск шәһәрендә гастрольләрдә. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә. Татарстан һәм Магнитогорск театрларының алмаш гастрольләре 14 – 18 март көннәрендә “Яшьләр һәм балалар өчен зур гастрольләр” федераль программасы кысаларында бара.

Магнитогорск шәһәрендә татар труппасы Габдулла Тукай әкияте буенча эшләнгән “Кәҗә белән сарык” курчак спектаклен күрсәтсә. Рус труппасы "Гуси-лебеди" һәм "Ханума" спектакльләрен алып килгән. “Артистларыбыз “Кәҗә белән сарык” спектаклен татар телендә дә, рус телендә дә уйнадылар. Магнитогорскида татарлар күп яши. Алар спектакльләребезне тулы залларда карыйлар”, - ди театр директоры Роза Яппарова.

Спектакльләр өлкәнең “Буратино” курчак театры сәхнәсендә бара. 17 мартта “Кәҗә белән сарык” әкиятен, 18 мартта “Гуси-лебеди”ны карарга мөмкин.

Татарстан театрының ике төркеме дә гастрольдә булганда Казан тамашачысына Магнитогорск курчак театры спектакльләре тәкъдим ителә. 16 мартта балалар өчен “Мөгезборын һәм жираф” әкиятен, 17 мартта “Муха-цокотуха”ны, ә кич белән Пушкинның “Капитан кызы”н күрсәтәләр. Гастрольләр 18 мартта “Мөгезборын һәм жираф” әкияте белән ябыла.

“Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова “Буратино” курчак театрының көчле труппасы булуын әйтә. Курчак театрының директоры – Әлфия Рәхимова, баш рәссамы – Илдар Вәлиәхмәтов.

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк