Логотип
Хәбәрләр

Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез. Быел 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм со...

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Май бәйрәмнәре алдыннан шимбә көнне эшләячәкбез. Быел 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде. Бу хакта Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 Май – Җиңү көне эш көне булмаган бәйрәм көннәре санала. Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, РФ Хөкүмәте карары белән 2018 елда 7 гыйнвар якшәмбесендәге ял көне чәршәмбегә – 2 майга, 28 апрель шимбәсендәге ял көне дүшәмбегә – 30 апрельгә күчерелде.

Шул рәвешле, 29, 30 апрель, 1, 2, 9 май ял көннәре санала. 28 апрель һәм 8 май көннәрендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк