Максим авырудан соң сәхнәгә кайтты

Бу җәйдә Марина Максимованың сәламәтлек торышы аркасында иҗат эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булуы билгеле булды. Ял һәм күп дәваланулардан соң, җырчы Мәскәүдә үзенең сольный концерт бирде.

35 яшьлек җырчы, ниһаять, фанатларны сөендерде һәм Мәскәүдә күптән көтелгән концертын куйды. Максимның сәхнәгә кайтуы искиткеч булган. Җырчының социаль челтәрләрдәге фотоларына күз салсак, зал тулы булган һәм җанатарлары аны чәчәкләргә күмгәннәр. Максимның авырудан соң тернәкләнеп, энергиясе ташып торганлыгы күренеп тора. Өстәвенә, ул яңа җанатарларын яңа прическасы һәм артык ачык костюмнары белән дә гаҗәпләндергән.

«Кичәге тулы зал өчен өстәмә урындыклар белән рәхмәт! Барысы да чын-чынлап шәп булды!»,− дип рәхмәтен белдергән җырчы.

Автор: Олеся Дмитриева

Фото: Максим @maksimartist

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
211
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Син җырла, ләкин Хәмдүнә кебек җырлама...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы