Логотип
Хәбәрләр

Максим Фадеев җырлаганда үзен ишетми

Танылган музыкант һәм продюсер Максим Фадеев хәзерге вакытта үзенең Бакуда узачак концертына әзерлек башлап җибәрүе хакында хәбәр итте. Шулай ук җырчы үзен тулысынча ишетмичә генә җырлавы хакында әйтт...

Танылган музыкант һәм продюсер Максим Фадеев хәзерге вакытта үзенең Бакуда узачак концертына әзерлек башлап җибәрүе хакында хәбәр итте. Шулай ук җырчы үзен тулысынча ишетмичә генә җырлавы хакында әйтте.

Максим Фадеев колакларына көчле травма алу сәбәпле ишетү сәләтеннән өлешчә мәхрүм кала. Үз тормышын музыка белән бәйләгән кеше өчен колак ишетмәү – зур фаҗига. Шулай да табиплар артистка чыгу юлын тәкъдим итәләр: баш сөягенә датчик урнаштырып, шушы сөяк аша тавыш кабул итү. Шуның өстенә җырның озынлыгын, формасын күрсәтүче җайланмалар, беренче доляны һәм көйнең темпын күрсәтүче приборлар кулланыла. Артистның баш сөягендәге датчик исә җырның «тон»ын тоемларга ярдәм итә.

«Хәзер мин яңача яшәргә, Сезнең өчен приборлар ярдәмендә җырларга өйрәнәм», – дип уртаклаша җырчы.

Артистның сүзләренә караганда, сәхнәдә үзен тагын да иркенрәк хис итәр өчен әле бик күп эшләргә кирәк. Шул рәвешле һәрбер концертны «андроидный коллайдер» әзерләгән кебек оештырырга туры килә ди җырчы.

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @fadeevmaxim

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк