Максим Галкин Филипп Киркоровка һөҗүм иткән

Массакүләм мәгълүмат чараларында Максим Галкин Филипп Киркоровны үтерергә җыенган дигән яңалык таралды. Янәсе, Галкин Филипп Киркоровка һөҗүм итү өчен аның концерты вакытында аны 2 млн сум түләп җинаятьче яллаган икән. Максим бу гайбәткә карата үз фикерен җиткерде. «Яз җиткәне сизелә, дуслар. Кар эрү белән, журналистлар да төрле имеш-мимешләр казып чыгара башладылар. Мин үзем журналистларны бик хөрмәт итәм. Ләкин, үтенәм сездән, Филиппны гына борчымагыз, мин аның гомерен 2 млн сум белән генә бәяләгәч, аның болай да кәефе төшкән», дип сөйли Максим Галкин инстаграмдагы видеосында.
Автор: Г.Хәлиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
19 май 2022 - 10:17
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте