«МакSим исән калса, бу могҗиза булачак!..»
Җырчы МакSимның хәле тагын да начарайган.
Җырчы МакSимның хәле тагын да начарайган.
Мәгълүм булуынча, җырчы коронавирус белән каты авырый. Күптән түгел табиблар аны ясалма комага җибәргән иде. Әлеге вакытта 38 яшьлек артистканың бөтен организмының интоксикациясе башланган һәм кандагы сатурация түбән, үпкәләрнең 80 проценттан артыгы зарарланган.
Шулай ук, МакSимның коронавирус йоктырган тән сакчысы белән элемтәгә керүе ачыкланган. Аның туганнары белдерүенчә, иң башта өйдә үзе дәваланган, арытаба хәле начарайгач, табибларны чакырткан.
Артистканың хәле бик авыр булып кала. Табиблар фикеренчә, әгәр җырчы исән калса, бу могҗиза булачак.
Артист өчен аның җанатарлары бик тә кайгыра. Алар, җырчыга багышлап, Интернет челтәрендә #МакSимживи дигән флешмоб оештырган
Чыганак: Кызыл таң
Фото: Рен-тв сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк