Логотип
Хәбәрләр

Мамадышта узачак чаналар фестиваленең бүләк фонды билгеле булды

Бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар. 26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәренең җәяүлеләр үзәгендә креатив чаналар фестивале узачак. Приз фонды – 110 000 сум. Бу турыд...

Бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар.

26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Мамадыш шәһәренең җәяүлеләр үзәгендә креатив чаналар фестивале узачак. Приз фонды – 110 000 сум. Бу турыда «Бөгелмә авазы» газетасы хәбәр итә.

Менә инде өченче тапкыр Мамадыш таудан шуарга яратучыларны каршы ала. Җиңүчеләрне тавыш бирү ярдәмендә һәм компетентлы жюри билгеләячәк. Сайлап алуның төп критерийлары – кызыклы конструкторлык идеясе, креатив эшләнмәләр. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: www.sunny-fest.ru

Үзенчәлекле чаналар ясагыз, күңелле дуслар туплагыз, чөнки чана фестивалендә таудан төшеп кенә дә акча отарга була. 

Бөгелмәлеләрне креатив чаналар фестивалендә катнашырга чакыралар.

 Чыганак:tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк