Логотип
Хәбәрләр

Мансур Гыйләҗев “Инкыйраз-таймер” уйлап табучыларны хуплады

"Кайвакыт проблеманы чишәр өчен, кешене куркытырга кирәк", - дип саный драматург. Драматург Мансур Гыйләҗев Интернетта барлыкка килгән “Инкыйраз-таймер”га карата үз фикерен белдерде. Әл...

"Кайвакыт проблеманы чишәр өчен, кешене куркытырга кирәк", - дип саный драматург.

Драматург Мансур Гыйләҗев Интернетта барлыкка килгән “Инкыйраз-таймер”га карата үз фикерен белдерде.

Әлеге проектның авторы – татар программисты, милли проектлар авторы Илдар Әюпов. “Инкыйраз-таймер” Гаяз Исхакыйның “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә нигезләнеп ясалган. http://teorius.ru/timer/ сылтамасы белән кереп карасак, әлеге вакытта инкыйразга 85 ел да 10 ай һәм берничә сәгать калганын күрербез.

Илдар Әюпов уйлап чыгарган Инкыйраз-таймер Мансур Гыйләҗев күңеленә бик тә хуш килгән. “Бик шәп идея бу. Хуплыйм. Молодец. Бу дөрес, кызык адым. Бу безгә иманга кайтырга, телне югалтмаска ярдәм итә. Психологиягә тәэсир итә. Пауло Коэльоның “Вероника желает умереть” дигән әсәре бар бит. Теге кызга “син җиде көннән үләсең”, диләр. Кеше үлемнән куркып яши башлый. Менә монда да шушындый психологик тәэсир булырга тиеш. Безнең милләт тә 85 ел калганын белеп, ничек инде юкка чыгабыз, дип уйлана башлый. Минемчә, бу бик дөрес нәрсә”, - дип белдерде Мансур Гыйләҗев.

Әңгәмәдәш Гаяз Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәренә карата фикере белән уртаклашты. "Инкыйраз – ул бит кисәтү. Бер яктан ул кисәтү, икенче яктан шулкадәр объектив нигезе бар. Аны кисәтеп язган Гаяз Исхакый. Хәзер без акылга, иманга килмәсәк, милләтебезне югалтырга мөмкинбез. Инкыйраз идеясе бик көчле. Аны зур дәрәҗәле кеше Исхакый гына яза алган. Хәзер башка берәр кеше язса, аны чукып бетерерләр, милләткә каршы, дип юкка чыгарырлар иде. Исхакыйның милләтне саклап калу өчен борчылуын чагылдыра әсәр. Кайвакыт бит проблеманы чишәр өчен, кешене куркытырга кирәк. Кеше куркуыннан дөрес адымнар ясый башлый. Исхакый формасын да дөрес итеп тапкан – һәр кешегә барып җитә торган итеп. Исеме дә нинди бит – Ике йөз елдан соң инкыйраз!"- ди Мансур Гыйләҗев.

"Татар-информ" Гаяз Исхакый фаразлаган Инкыйразга күпме вакыт калганын Интернетта белергә була, дип хәбәр иткән иде.

Мәгълүмат өчен. Татар классик язучысы Гаяз Исхакый 1902 елда татар халкының киләчәге турында кайгыртып, «Ике йөз елдан соң инкыйраз» исемле әсәрен иҗат итә.

 

 

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк