Логотип
Хәбәрләр

Мансур Гыйләҗев: «Театр ул ‒ мәңгелек сәнгать»

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан 2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде. Драматург Мансур Гыйләҗев бу хакта үз фикерләрен җиткерде: ‒ Минемчә, татар театры бүгенге көндә...

Театр сәнгатен алга таба үстерү максатыннан 2019 ел Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде. Драматург Мансур Гыйләҗев бу хакта үз фикерләрен җиткерде:

‒ Минемчә, татар театры бүгенге көндә бик яхшы формада. Аны беләсезме нәрсәдән аңлап була, бик көчле традиция бар, ул театрга йөрү традициясе. Ул елдан ел көчәя, ныгый, кайбер спектакльләргә билет алуы да кыен. Бу бик яхшы күренеш, тамашачы театр яшәсен дип тавышын бирә. Чөнки актёрның сәхнәдә уйнавы ул гаҗәеп күренеш. Кеше хәзер интернет аша аралаша, телевизор карый, ләкин аның театрга килеп тере актёрны күрәсе килә, аның күзләрен, аның кичерешләрен. Бер кичне ул бер төрле образда, икенче кичне башка образда, менә бу гаҗәеп күренешне кешенең югалтасы килми. Шуңа күрә, театр ул ‒ мәңгелек сәнгать. Хәзерге театр бүгенге көндә, бик яхшы формада, минемчә. Киләсе елны мин бик дулкынланып көтәм, чөнки минем премьерам булачак. Һәр автор да үз премьерасын көтә. Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев минем «Исәнмесез» дигән пьесамны куя. Без уңыш көтәбез, уңыш булмаса безнең дәртебез сүнә. Шуңа күрә мин уңышны киләсе елда икеләтә көтәм.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк