«Манзара» премиясендә уйнатылган машина үз иясен тапты

Lada Granta автомобиле Балтач районы Арбур авылына кайтып китте.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә тамашачылар арасында уйнатылган Lada Granta машинасы Балтач районына китте.

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә сатып алынган билетлар буенча уйнатылган машина Балтачтан Салават Әсхәдуллинга эләкте.

Машина отучыны җирәбә ярдәмендә ачыкладылар. Аны бу елны абсолют батыр калган Муса Галләмов билетлар салынган тартмадан очраклы рәвештә бер билетны тартып алып, билгеләде.

«Әле ышанмыйм. Бер могҗиза булды бу. Андый нәрсә уйламыйча, бернигә өметләнмичә, көрәш карарга дип килгән идем. Билетны да сайлап алмадым. Шулай туры килгән инде», – ди Салават.

Чыганак:tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
332
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Бүтән күрешүләр булмас...
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы