Логотип
Хәбәрләр

Марат Бәшәров аерылышу мәсьәләсе буенча суд утырышына килмәгән

Танылган актер һәм алып баручы Марат Бәшәровның хатыны Елизавета Шевыркованы кыйнавы беркемгә дә сер түгел, әлеге мәгълүмат барлык матбугат чараларына да җиткерелде. Марат дустына сөйләвенчә, спиртлы...

Танылган актер һәм алып баручы Марат Бәшәровның хатыны Елизавета Шевыркованы кыйнавы беркемгә дә сер түгел, әлеге мәгълүмат барлык матбугат чараларына да җиткерелде.

Марат дустына сөйләвенчә, спиртлы эчемлекләр тәэсирендә ул үзен-үзе контрольдә тота алмый икән. Шулай да актер үз гаебен тануын билгеләп үтә. Шушы шау-шу аркасында Марат Бәшәровның актерлык карьерасына да тап төшерә, актерны хәтта уйнарга тиешле спектакленнән төшереп калдыралар.

Әлеге вакыйгалардан соң күп тапкырлар кимсетелгән Елизавета Шевыркова иреннән аерылырга карар кыла. Шулай да аерылышу мәсьәләсе буенча суд утырышында Марат үзе дә, хатыны Елизавета да катнашмый. Ике якның да мәнфәгатьләрен адвокатлар яклап чыккан. Суд барышы ябык режимда үтү сәбәпле, әлеге чарага журналистлар керүе тыелган.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @marat_basharov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк