Марат Бәшәров: «Әлеге кешенең башка Бәшәров фамилиясен йөртмәвен үтенәм»
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне саклап калырга омтылган һәм Марат үзгәрер дип уйлаган. Күрәсең, бу...
Кичә Марат Бәшәровның хатыны интернет челтәрендә ире белән аерылышуын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаиләне саклап калырга омтылган һәм Марат үзгәрер дип уйлаган.
Күрәсең, бу актер өчен көтелмәгән хәл булган, чөнки ул Мәскәүдә эшләгән вакытта, Елизавета Таиландта дус кызы һәм улы белән ял иткән. Аның белдерүе Бәшәровның ачуын чыгарган һәм ул бу уңайдан үз фикерен әйтергә булган:
«Ни өчен мин бу хәбәрне интернеттан укып беләм? Сүзем юк! Бары тик әлеге кешенең башка Бәшәров фамилиясен йөртмәвен үтенәм. Хатын Таиландта дус кызы һәм улыбыз белән бер ай ял итә! Һәм аерылышырга булган! Күрәсең, тай массажы тәэсир иткәндер. Ә мин монда эшлим һәм акча җибәрәм», — дип язган Бәшәров.
Автор: Александра Иванова
Фото: Ломохов Анатолий/PhotoXPress.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк