Логотип
Хәбәрләр

Марат Бариев: Туган телен һәм тарихын оныткан кешеләр милли йөзен югалта

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы яңа закон проекты авторлары төшенчәләрне алыштыру белән шөгыльләнә һәм илебездә яшәүче халыкларның милли үзенчәлег...

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Егор Никитин). Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы яңа закон проекты авторлары төшенчәләрне алыштыру белән шөгыльләнә һәм илебездә яшәүче халыкларның милли үзенчәлеген аяк астына салып таптый. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев «Татар-информ» агентлыгына шундый фикер белдерде.

Марат Бариев Дәүләт Думасына бу рәвешле тапшырылган закон инициативасына үзенең каршы булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, чит телне өйрәнү мәҗбүри булуын, ә туган телләрне факультатив нигезгә күчерергә тәкъдим ителүен искәртте.

Депутат сүзләренчә, Конституциядә Россия халыкларының роле билгеләнгән – алар илнең байлыгы санала. Шунлыктан бу халыкларның милли үзенчәлеген саклау өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

«Әгәр без телне өйрәнмибез икән, халыкларның милли үзенчәлекләрен югалтачакбыз: башта туган телдән мәхрүм калачакбыз, аннары үз тарихыбызны онытачакбыз. Мондый халыкны нинди киләчәк көтә? Бу көн кебек ачык дип уйлыйм», - диде Дәүләт Думасы депутаты.

Ул закон проектының депутатлар ялда чагында парламентка тапшырылуын әйтте. Әлеге закон проекты хакында милли республикаларның вәкилләре белән бергәләп фикер алышырга кирәк, дип саный депутат.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк