Логотип
Хәбәрләр

Марат Башаров татар дип горурланырга кирәкме

Безнең кардәшебез Марат Башаровның гаиләсендә кабат аңлашылмаучанлык килеп чыккан ахры. Күптән түгел актер үзенең өченче хатыны ‒ Елизавета Шевырковага кул күтәргән. Марат Башаровның үзен болай тотуы...

Безнең кардәшебез Марат Башаровның гаиләсендә кабат аңлашылмаучанлык килеп чыккан ахры. Күптән түгел актер үзенең өченче хатыны ‒ Елизавета Шевырковага кул күтәргән.

Марат Башаровның үзен болай тотуы яңалык түгел инде. Үзенең беренче хатыны Елизавета Круцко белән Марат бер бәйрәмдә таныша. Алар арасында очкыннар «Сибирский цирюльник»ны төшергәндә барлыкка килә. Кыз ул вакытта кияүдә була һәм Маратка артык игътибар итми. Ләкин Марат барыбер үз дигәненә ирешә, Круцко ирен калдырып китә. Алар рәсми рәвештә язылышмасалар да, никахлашалар, хатыны ислам динен кабул итә. 2004 елда кызлары Амелия тугач гаиләдә низаглар башлана, ул вакытта барган «Звёзды на льду» тапшыруында Марат Татьяна Навка белән очраша башлый. Алар үзләренең очрашып йөрүләрен күпме генә яшерергә тырышсалар да(чөнки икесе дә гаиләле була), ахырдан барысы да ачыклана. Ләкин аларның мөнәсәбәтләре дә озакка бармый, рәсми рәвештә язылышмыйлар, алар Маратның спиртлы эчемлекләр яратуы аркасында аерылышалар.

2014 елда Марат Эммануил Виторганның бертуганының кызы Екатерина Архарова белән кавыша. Бу хатыны белән дә бәхете озак булмый, Маратның спиртлы эчемлекләр яратуы аркасында ул хатынына кул күтәрә, хәтта Екатерина больницага да эләгә. Бу хакта ул «Пусть говорят» тапшыруында сөйли.

Өченче хатыны белән дә Марат шул ук ялгышларын кабатлый, Елизаветаның туганнары хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта ул больницада. Хатынының әнисе әйтүенчә, Елизавета 2 яшьлек малае белән качып китмәкче була, Марат аларны күреп ала һәм кул күтәрә.

Без Марат Башаров татар егете дип горурланып сөйләргә яратабыз, мондый хәлләрдән соң аның белән горурланырга тел әйләнерме?!

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк