Логотип
Хәбәрләр

Марат Галимов: “Артур-Марат” дуэтын таркатучы мин түгел

“Казан егетләре” төркеме – совет илендә туган татарларның яшьлеге, татар эстрадасының ниндидер яңа сулышы иде. Казанның үз кебек үк катлаулы булды “Казан егетләре”нең тарихы. Татарстанның атказанган...

“Казан егетләре” төркеме – совет илендә туган татарларның яшьлеге, татар эстрадасының ниндидер яңа сулышы иде. Казанның үз кебек үк катлаулы булды “Казан егетләре”нең тарихы.

Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов 1977 елда Зәйдә туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1996 – 2014 елларда – “Казан егетләре” төркеме солисты. 2014 елда Марат Галимов фаҗигагә тарыды – үз йортын салганда түбәсеннән егылып имгәнде – ярты ел урын өстендә ятты. Әмма ихтыяр көчен җыеп аягына баса, яңадан сәхнәгә чыга алды.

Артур Минһаҗев төркемнәре һәм Марат Галимовтурында интервью бирде. Ул интервью Маратның күңеленә тигән. 

“Минем, гомумән, ул интервьюны укыйсым килмәгән иде. Мин Артурның ничек сөйләгәнен укымасам да, якынча күзаллыйм - 20 ел бергә эшләгәч, стилен дә, характерын да беләм. Бер-ике җирдә рәнҗеткән сүзләр булды. Анысына мин аерым тукталырмын. 

Нәрсә миңа авыр булдымы? Комментарийларны уку авыр булды. Имеш, Марат дуэтны таркаткан, Марат дуэтны Тямайга алыштырган, ә “Артур, син молодец!”. Шулай да мин бернинди интервью да бирмим, бармыйм да, вакланып та йөрмим дигән идем. Әмма ләкин мин, менә, монда интервью биреп утырам – боларны сөйләргә Роберт абый Миңнуллинның сүзләре этәргеч булды. тулырак: интретат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк