Логотип
Хәбәрләр

Марат Хәбибуллин: "Сәләтле кешене театрга алып булмый!" (ВИДЕО)

Соңгы арада төрле һөнәр вәкилләре арасында «профессиональный стандарт» төшенчәсе еш ишетелә башлады. Әлеге стандарт теге яки бу һөнәр иясенең эшчәнлек өлкәсен билгели. Шуңа бәйле, кайбер оешмалар тиеш...

Соңгы арада төрле һөнәр вәкилләре арасында «профессиональный стандарт» төшенчәсе еш ишетелә башлады. Әлеге стандарт теге яки бу һөнәр иясенең эшчәнлек өлкәсен билгели. Шуңа бәйле, кайбер оешмалар тиешле белгечлеге булмаган кешеләрне эш урынына кабул итә алмый.

Әлеге проблема татар театрларына да кагыла башлаган. Әтнә дәүләт драма театры актеры Марат Хәбибуллин "Татар-Информ" матбугат агентлыгында узган конференциядә бу мәсъәләгә карата үз фикерен белдерде. «Сәләтле кешене театрга алып булмый. Белеме юк диләр...» – дип канәгатьсезлек белдерде артист.

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар? Эшкә кабул иткәндә кешенең дипломы гына мөһимме?

{mp4}7853{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк