Логотип
Хәбәрләр

Марат Әхмәтов: Хоккейга бирелгән кадәр акча булса, көрәш югары дәрәҗәдә булыр иде

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татар көрәшен таныту өчен акча кирәк, әгәр бер хоккейчыга яки ярты футболчыга бирелгән кадәр чыгым тотылса, милли спорт төрен яңа дәрәҗәгә күтәреп булыр...

(Казан, 4 май, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Татар көрәшен таныту өчен акча кирәк, әгәр бер хоккейчыга яки ярты футболчыга бирелгән кадәр чыгым тотылса, милли спорт төрен яңа дәрәҗәгә күтәреп булыр иде. Бу хакта Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе, Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында белдерде.

Марат Әхмәтов зур турнирлар вакытында тамашачыларның аз булуын, халык арасында хоккейчыларның популярлыгы көрәшчеләргә караганда күпкә аз икәнен таныды. “ЦСКА белән “Ак Барс” финалда уйнаган “Татнефть-Аренадагы” кадәр зал тутырып тамашачы җыя алганыбыз юк”, - ди Марат Әхмәтов.

Ул моны милли спорт төренең федерациянең иҗтимагый башлангычында һәм спонсорларның ярдәме белән генә алып барылуы белән аңлата. Шулай булса да, татар көрәшенең массакүләм булуы сакланып килә, көрәш белән шөгыльләнгән балалар саны хоккей белән мавыгучылар санына тиң, ди Марат Әхмәтов.

“Әгәр дә кемдер безгә булышып, бер хоккейчы яки ярты футболчының чыгымын безгә көрәшне үстерергә бирсә, көрәшне икенче дәрәҗәгә куя алабыз. Хоккейга күпме акча тыгыла, ә милләтнең көзгесе булган татар көрәшенә күпме чыгым тотабыз? Ул чагыштырырлык түгел. Әгәр безнең реклама белән шөгыльләнергә, тамашачыны тартып китерергә, аны кызыксындырырга зур күләмдә финанс мөмкинлекләре булса, әлбәттә, татар көрәше башкача була алыр иде”, - ди Марат Әхмәтов.

Ул төп халкы татар булган районнарда башлык булып эшләгән татар җитәкчеләренең дә эшләп бетермәвен, бу күренешне “үзебезнең эшләп бетермәгән җитешсезлегебез” дип санавын әйтте. Әмма “кесә мөмкинлегенә карап, канәгатьлек белдерәм. Безнең 16 титуллы турнирыбыз бар. Аларның күбесендә 42-45, хәтта 52 команда катнаша”, - ди Марат Әхмәтов.

Татарстанның көрәш федерациясе президиумы җитәкчесе көрәшне үстерү өчен массакүләм мәгълүмат чараларына акча түләргә кирәк дип, журналистларга да дәгъвасын белдерде. “Сез бит һәрберегез акча сорыйсыз. Сайтка акча сорыйлар, ТНВ безнең “Батырлар” тапшыруын алып барыр өчен акча сорый, кайдадыр мәкалә язасы булса, акча кирәк. Бөтен җирдә акча кирәк”, - диде ул.

Марат Әхмәтов фикеренчә, көрәшне популярлаштыру өчен милли, спорт җанлы, аңа мөкиббән, хөрмәт белән карый торган шәхесләр күбрәк кирәк. “Көрәш - безнең милли традицияләребезне үстерү, телне саклау. Татар көрәше - ул спортның дәрәҗәле, матур төре. Дөрес, халыкның аны кабул итүен, тамашачының аны яратуын арттырырга, бу максатка ирешергә кирәк, - диде ул.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк