Логотип
Хәбәрләр

Марат Мухин Лэйнаны аранжировка үзләштерүдә гаепли

Популяр композитор һәм аранжировщик Марат Мухин Лэйнага дәгъва белдерә. Аның сүзләренчә, Лэйна җырлый торган "Миләшләрем" җырының аранжировкасы күптәннән Мухин тарафыннан уйлап табылган булган. Марат...

Популяр композитор һәм аранжировщик Марат Мухин Лэйнага дәгъва белдерә. Аның сүзләренчә, Лэйна җырлый торган "Миләшләрем" җырының аранжировкасы күптәннән Мухин тарафыннан уйлап табылган булган.
Марат Мухин үзенең Инстаграм битенең сторизында ике видео урнаштырды. Беренчесендә ул җырчы Дилә Нигъмәтуллина башкаруындагы 2013 елда чыккан үзе ясаган аранжировкасын урнаштырган, икенче видеода исә "Элвин Грей" лейблының яшь җырчысы Лэйна башкаруында "яңа" җыр.
 
"Мин 2013 елда ук "Миләшләрем" җырының ремейкын уйлап табып, аранжировкасын эшләгән идем. Һәм көтмәгәндә 2019 елда "яңа" җыр пәйда булган. Хәтта аранжировканың "фишка"ларын да күчереп куйганнар. Нәрсә дип әйтим инде", - дип язган бу турыда Марат Мухин.
 
@maratmuhin
Видео интертатта

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк