Марат Яруллин: «Авыруны җиңә алмадым, температура 38-38,5 тән төшмәде»

Җырчы Марат Яруллин озак авырып яткан. Хәтта хастаханәдә дә дәваланырга туры килгән. Хәзер ул авылда хәл җыя, ял итә.
«Мин башкалардан изоляцияләндем. Күпмедер вакыт өйдә үзем генә булдым. Аннан мине хастаханәгә алып киттеләр, чөнки авыруны үзем генә җиңә алмадым. Температура озак төшмәде, бер атна чамасы 38-38,5 торды. Ковидның тесты тискәре булгач, мине хастаханәдән чыгардылар. Хәзер инде терелә башладым, әмма барыбер хәлсезлек сизәм. Авырмагыз, үзегезне саклагыз», – ди Марат Яруллин.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте