Логотип
Хәбәрләр

Марсель Галиев: Тукай премиясе алгач, зарланып йөрүчеләр дә тынычлана

“Кайберәүләр премияне үзенең посты белән алды, җитәкче булып кайдадыр эшләгән вакытта, башка сәбәпләр белән”, - ди Тукай премиясе лауреаты.   Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты М...

“Кайберәүләр премияне үзенең посты белән алды, җитәкче булып кайдадыр эшләгән вакытта, башка сәбәпләр белән”, - ди Тукай премиясе лауреаты.

 

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев ел саен апрель аенда бирелә торган Тукай премиясенә карата үз фикерен белдерде.

“Премия тирәсендә ыгы-зыгы ул гомергә булган инде. Аны элек сизмәгәнбездер, бәлки. Хәзер матбугат ачыграк бит, шуңа күрә сизелә. Моны мин табигый дип саныйм. Шулай булырга тиеш. “Дөрес бирелмәде” дип зарланып йөрүчеләр сафында түгел мин. Үзең алгач, бар да дөрес була, мин шуны гына беләм. Мин алдым, хәзер мин канәгать. Дөрес бирелә, дип саныйм. Ә кемдер зарланып йөри дә, үзе алгач, шулай ук тынычлана. Карап торам, тыныч, бар да әйбәт. Шундый бер әйбер бар. Кайбер өлкәләрдә, үзе эшләмәгән әйбер яисә реставрация өчен премия бирүләр бар, алары турында әйтә алмыйм.

Ул - язучылар өчен ел саен бирелә торган, кайсы да булса әсәрне күтәреп чыгып, рухи һәм матди ярдәм итә торган премия. Гап-гади премия. Тукай премиясе алдың дип, алтын һәйкәл куймыйлар берәүгә дә. Аның суммасы да, Мәскәү премияләре белән чагыштырганда, бик күп түгел. Ул - табигый премия, ел саен бирелә торган һәм ел саен бирелергә тиеш. Язучыларга ул ел саен берәү булса да бирелә. Ә бүтән жанрда эшләүчеләргә - рәссамнар, архитекторлар - аларына керә алмыйм мин. Аларына бирелергә тиештерме-юктырмы, анысына шигем дә бар”, - ди язучы.

Марсель Галиев Тукай премиясе иҗаты лаек булмаган язучыларга бирелгән очраклар да бар, дип саный.

“Бар инде ул, шактый. Тукай премиясе тарихында нинди әсәргә бирелгәнен күтәреп карасаң, берничә әсәр табып була, дип уйлыйм мин. Сыек һәм гомерсез әсәрләр - барлыгы унлап китап бардыр, бәлки, бөтен тарихын алганда. Аның бит тарихы озын түгел, 100 ел да юк бит әле аңа. Премия бирелә башлауга 60 елдыр. Шунда бер ун китап бар икән, күп түгел. Табигый, шулай булырга тиеш. Аннары кайберәүләр үзенең посты белән алды инде аны, җитәкче булып кайдадыр эшләгән вакытта, башка сәбәпләр белән”, - ди Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев.

Исегезгә төшерик, быел Г. Тукай премиясен язучы Камил Кәримов, «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов, рәссам Михаил Кузнецов алды.

 

Татар-Информ
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк