Марсель Сәлимҗанов истәлегенә күргәзмә
Мәсәкүдә 12 гыйнварда Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат...
Мәсәкүдә 12 гыйнварда Бахрушин исемендәге Дәүләт театр музеенда «Марсель Сәлимҗанов театры» күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә театр режиссёры, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тормыш юлына һәм иҗатына багышланган.
Күргәзмәдә Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган спектакльләрдән фотографияләр, костюмнар һәм реквизитлар, шулай ук режиссёрның шәхси архивыннан фотолар һәм видеоязмалар тәкъдим ителә.
«Марсель Сәлимҗанов театры» күргәзмәсе 2019 елның 10 февраленә кадәр эшләячәк.
2019 елда Марсель Сәлимҗановка 85 яшь тулган булыр иде. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры баш режиссёры булып ул 36 ел дәвамында эшли. 2001 елда «Алтын битлек» милли театраль премиягә лаек булды.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк